Яр Чаллыда беренче сыйныф укучысын автомобиль бәрдереп киткән
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда беренче сыйныф укучысын автомобиль бәрдереп киткән

Бала мәктәптән кайтып бара торган булган.

Бүген Чаллының Җиңүнең 40 еллыгы урамында, 56 нчы комплекс каршында, юл-транспорт һәлакәте килеп чыга. Беренчел мәгълүматлар буенча, автомобиль мәктәптән өенә кайтып баручы 7 яшьлек малайны бәрдереп китә.
"Ашыгыч ярдәм" бригадасы яшь җәяүлене БСМПга илтә. Аның сәламәтлеге уртача дәрәҗәдә авыр дип билгеләнә. Хәзерге вакытта нейрохирург медицина тикшерүе үткәрә, ә аннары малайга дәвалау курсын билгелиячәкләр.
Юл-транспорт һәлакәте сәбәпләрен ЮХИДИ хезмәткәрләренә ачыкларга туры киләчәк.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


машина авария дтп

Нет комментариев