Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда «Без бер агач тармаклары» Татарстан Республикасы фин-угыр халыклары республика фестивале узачак

Фестивальнең төп вакыйгалары 21 августта Азатлык мәйданында үтәчәк, анда 13:00 сәгатьтә фестивальне ачу тантанасы башланачак.

Әйтергә кирәк, фестиваль шәһәрдә инде җиденче ел рәттән үткәрелә.
Фестивальнең тантаналы ачылышында Татарстан һәм Россия төбәкләреннән фин-угыр халыкларының иҗат коллективлары һәм башкаручылары, шулай ук этно-фьюжн яшьләр коллективлары катнашачак.
«Концерт программасыннан тыш, бәйрәм мәйданчыгында балалар өчен мастер-класслы уен зонасы, декоратив-гамәли сәнгать осталары ярминкәсе оештырылачак. Бу елның үченчәлеге - гастрофестиваль үткәрү. Ул Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында узачак. Монда Яр Чаллыда яшәүче төрле халыкларның милли ризыклары тәкъдим ителәчәк», - дип хәбәр итте мәдәният идарәсе башлыгы Румил Кәрамиев.


Шул ук көнне Тарихи-туган якны өйрәнү музее мәйданчыгында «Фин-угыр халыкларының мәдәни мирасы» күргәзмәсе ачыла. Күргәзмә бишенче ноябрьгә кадәр эшләячәк.
Фестиваль кысаларында «Татарстан Республикасында фин – угыр халыкларының этномәдәни мирасын саклап калу һәм популярлаштыру» темасына Татарстан Республикасы һәм Россия төбәкләре этнокультура һәм фәнни берләшмәләре вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл (офлайн һәм Вконтакте социаль челтәрендә Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты төркемендә онлайн, турыдан-туры трансляция, форматларда) узачак.
Татарстан Халыклар Дуслыгы Йорты директоры Ирек Шәрипов әлеге фестивальгә нигез салучылырга һәм аңа бүген үсәргә ярдәм итүчеләргә рәхмәтен белдерде: «Бу фестивальнең туган җире - Яр Чаллы. Без җиде ел элек фестиваль Яр Чаллыда үткәрелергә тиеш дигән карар кабул иттек һәм хәзер дә әлеге чара шәһәрдә калырга тиеш дигән фикергә таянабыз. Быел без рәсми рәвештә фестиваль республика бәйрәменә әверелде дип әйтә алабыз». Спикер билгеләп үткәнчә, бәйрәм барлык халыклар вәкилләренә дә кызыклы булачак. 


Фестивальне Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Дуслык Йорты, «Татарстан Республикасы удмуртларының милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы, «Татарстан Республикасы мариларының милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы, «Татарстан Республикасы мордваларының милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы, Татмәдәниресурсүзәге, Яр Чаллы шәһәре хакимияте, шәһәрнең Тарихи-туган якны өйрәнү музее, «Чишмә» халыклар дуслыгы йорты оештыра.
Чара «2014-2023 елларга Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасы кысаларында узачак.
Чарада катнашучылардан социаль дистанцияне үтәү һәм битлек кию сорала.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фестиваль