Яр Чаллыда эшче яшьләр арасында мини-гольф буенча ярышлар узачак
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда эшче яшьләр арасында мини-гольф буенча ярышлар узачак

Яр Чаллыда эшче яшьләр арасында мини-гольф буенча ярышлар узачак. Ярышлар 11 сентябрьдә Golfstreeeam клубында узачак. Башлана 10:00 сәгатьтә.

Мини-гольф уенының максаты гади – катнашучыларга иң аз санда сугу саны белән тупны кәшәкә ярдәмендә махсус чокырчыкка  кертергә. Уенчыларны төрле авырлыктагы 12 юл көтә.
Мини-гольфта ике кешедән торган эшче яшьләр командалары үз көчләрен сынап карый алачак. Төп шартлар - 18 - 35 яшь һәм катнашу өчен гариза. Гаризалар бүген, 9 сентябрьгә кадәр электрон почтага oorm16@mail.ru кабул ителә.

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


спорт

Нет комментариев