Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда эшсезлек дәрәҗәсе 0,56 % тәшкил итә

Хәзерге вакытта Яр Чаллыда эшсезләр сыйфатында 1 573 граждан теркәлгән. Шәһәрдә эшсезлек дәрәҗәсе – 0,56 %, республикада – 0,97 %. «Россиядә эш» кадрлар үзәгенә ел башыннан бирле 7 138 кеше мөрәҗәгать итте. Әлеге мәгълүматларны кадрлар үзәге җитәкчесе Татьяна Быданова җиткерде.

Бүген кадрлар үзәге мәгълүматлар базасында 8 842 вакансия бар. Шәһәрнең 1128 предприятиесе «Россиядә эш» порталында теркәлгән. Ел башыннан 4 580 кеше эшкә урнаштырылган, күпчелек өлеше "КАМАЗ" бүлекчәләренә, "ТЭМПО"да, бюджет учреждениеләренә урнашкан. 
«Шәһәр динамик рәвештә үсә, яңа производстволар ачыла. Кадрларга ихтыяҗ булачак, яңа производстволар төзеләчәк. Кадрлар хезмәте моны белергә тиеш. Бүген сату базарларында гына түгел, хезмәт базарында да конкурентлы көрәш бара.
Яхшы хезмәт хакы, яхшы социаль пакет, коллективтагы үзара мөнәсәбәтләр – болар барысы да кешеләр предприятиегә барсын өчен уңышлы башкарылырга тиеш», – дип билгеләп үтте Наил Мәһдиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эшсезлек эшлекле дүшәмбе