Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда эшсезлек дәрәҗәсе ел башыннан 3,5 тапкырга кимегән

Бүгенге көндә Яр Чаллыда эшсезлек дәрәҗәсе 0,46%ны тәшкил итә, исәптә 1 293 эшсез кеше тора.

"Рәсәй эше" кадрлар үзәге җитәкчесе Татьяна Быданова хәбәр иткәнчә, «Ел башындагы һәм хәзерге вакытта эшсезлек дәрәҗәсен чагыштырсак, күрсәткеч 3,5 тапкырга кимегән. Агымдагы елның 1 гыйнварына эшсезлек дәрәҗәсе 1,64% тәшкил итте, 4 627 эшсез граждан исәптә тора иде», – дип аңлатты ул.
Татьяна Быданова сүзләренә караганда, эшсезлек дәрәҗәсенең кимүе Чаллы эш бирүчеләреннән вакансияләр саны артуга бәйле. Хәзерге вакытта кадрлар үзәгенең мәгълүматлар базасында 9,5 меңнән артык тәкъдим бар.
«Ел башыннан алсак, 1 гыйнвардан хәзерге вакытка кадәр кадрлар үзәгенә 1 132 предприятиедән 33,5 мең вакансия кабул ителде. Вакансияләр саны 1,7%ка артты», - дип ачыклык кертте спикер.
Хезмәт базарында эшче һөнәрләргә ихтыяҗ зур, алар арасында - токарьлар, слесарьлар, автомобильләрне ремонтлау, механик җыю эшләре буенча слесарьлар, газ белән эретеп ябыштыручылар, автомобиль йөртүчеләр. Шулай ук Яр Чаллыда табиблар, шәфкать туташлары, тәрбиячеләр, логистлар, икътисадчылар, полиция хезмәткәрләре, бухгалтерлар таләп ителә.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, ел башыннан бирле 700 эшсез граждан мәшгульлек үзәге юлламасы буенча «Демография» илкүләм проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында белем алган.
«Ел ахырына кадәр тагын 400 кешене укытырга планлаштырабыз. Бездә яңа белгечлекләр барлыкка килде - маркетплейслар белән эшләү буенча белгеч һәм транспорт чаралары хәрәкәтен контрольдә тоту буенча белгеч. Укуларны безнең шәһәрдә яшәүче 50 яшь һәм аннан да өлкәнрәк кешеләр, бала карау буенча отпускта булган хатын-кызлар уза ала. Гаризаны  «Работа в России» порталы аша бирергә мөмкин. Мөстәкыйль рәвештә гариза бирә алмаган кешеләр, бәлки, компьютеры яки техника белән эшләү күнекмәләре булмаган кешеләр, мәшгульлек хезмәтенә мөрәҗәгать итәләр, бездә компьютерлар белән эшләү зонасы бар, барлыкка килгән сорауларга җавап бирүче администраторлар да бар», – дип сөйләде Татьяна Быданова.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эшсезлек