Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда финанс өлкәсенең иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләделәр

Яр Чаллыда Финансистлар көнен билгеләп үттеләр. Чара Тантаналар сараенда узды. Шәһәрнең финанс учреждениеләре хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән шәһәр мэры Наил Мәһдиев котлады.

«Без сезнең белән бергә шәһәр халкы алдында, 534 мең чаллылы алдында ачык йөкләмәләребезне үтибез. Һәр кешенең тормышы һәм язмышы сезнең төгәл, көйле, җентекле, намуслы эшегезгә бәйле. Тормыш өчен кирәкле дарулар, чыгым материаллары өчен вакытында түләү - сезнең барлык гамәлләрегез артында шәһәрдәшләрнең сәламәтлеге һәм иминлеге тора. Сезнең, кайвакыт күренми дә торган эшегез, шәһәр икътисадының барлык тармаклары өчен дә югары әһәмияткә ия. Яр Чаллы иң катлаулы чорларда да барлык финанс инструментлары белән нәтиҗәле эшләргә, бюджетның керем өлешен тулыландырырга, салымнан һәм салымнан булмаган керемнәрнең барлык төрләре белән дә оста идарә итәргә сәләтле», - диде мэр.
Наил Мәһдиев финанс өлкәсенең иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләде.
Югары һөнәри осталыклары, шәһәрнең финанс системасын үстерүгә өлеш кертүләре өчен Яр Чаллы шәһәре мэрының Рәхмәт хаты белән түбәндәгеләр бүләкләнде: Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы Чаллы шәһәре буенча инспекциясенең 4 нче камераль тикшерү бүлеге башлыгы урынбасары Чулпан Гарифуллина, «Яр Чаллы шәһәре муниципаль учреждениеләрен финанслау үзәге» муниципаль бюджет учреждениесенең хезмәт хакын финанслау бүлеге башлыгы Эльмира Фәрхетдинова, «36 нчы инновацион технологияләр лицее» баш хисапчысы Әлфия Хәсәншина.
Шәһәр Башкарма комитетының Рәхмәт хаты белән 12 финансист бүләкләнде. Алар - Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департаментының Яр Чаллы шәһәрендә әйдәп баручы белгеч-эксперт Ләйсәния Гайфиева, «Кама коммерция банкы» өстәмә офисы әйдәп баручы белгече Алинә Галимова, 36 нчы «Алтын ачкыч» балалар бакчасының баш хисапчысы Марина Исламова, «Муниципаль заказ дирекциясе»нең әйдәп баручы белгече Гүзәл Каюмова, Яр Чаллы шәһәре муниципаль учреждениеләрен финанслау үзәгенең хезмәт хакын финанслау бүлеге башлыгы урынбасары Татьяна Нәгыймова, «АКИБАНК» банкының ваклап сату челтәре бүлегенең өстәмә офисы башлыгы Светлана Петрунина, Башкарма комитетның Финанслар идарәсенең бюджет бүлегенең баш белгече Әлфия Саргужинова, шәһәр муниципаль учреждениеләрен финанслау үзәгенең әйдәп баручы белгече Динара Сафина, 1 нче балалар сәнгать мәктәбе баш хисапчысы Ләйсән Ситдыйкова, «Автоградбанк»ның исәп-хисап бүлеге инспекторы Фәния Шәйдуллина, Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы Казначылык департаментының Чаллы шәһәре территориаль бүлегенең бюджет үтәлеше бүлеге консультанты Чулпан Шәмсетдинова, Федераль казначылыкның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 30 нчы бүлегенең 1 разрядлы белгече Ирина Щепелина.

http://nabchelny.ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бүләкләү