Яр Чаллыда Кама ярыммарафоны  узды
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда Кама ярыммарафоны узды

Катнашучылар 3, 10 һәм 21 км дистанцияләрне йөгереп үттеләр.

Яр Чаллыдагы Кама ярыммарафонында 1000гә якын кеше катнашты. Иң зур кызыксыну - 21 км дистанция булды. Анда 350гә якын кеше катнашты, 300 катнашучы 10 км һәм 3 км юлны үттеләр.
Старт "Җиңү" футбол манежыннан бирелде, аны узган ел Гренада паркында төзеделәр. Катнашучылар Җиңүнең 40 еллыгы проспекты буйлап Х.Туфан һәм Сөембикә проспектлары аша Боз сараена һәм кирегә йөгерделәр.

Римма Мөхәммәтҗанова фотосы.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


спорт марафон

Нет комментариев