Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда хәрби-патриотик автопробегка старт бирелде

Хәтер һәм кайгы көне алдыннан Ватан өчен җан атып, сугыш кырларында ятып калучы солдатларның балалары, оныклары, оныкчыклары һәлак булганнарны искә алырга китеп бардылар.

Автопробегта катнашучылар – көчле структуралар ветераннары, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, чиркәү вәкилләре, аларның гаиләләре, балалары, оныклары. Барысы бергә юлга 36 кеше, шул исәптән 11 экипаж кузгалды.    
Әлеге пробег инде дүртенче ел рәттән оештырылып килә. Моңа кадәр катнашучылар Беларуськә бардылар, Петербург һәм Мәскәү шәһәрләрен иңләп кайттылар. Бу юлы маршрутны көньякка таба сузганнар. Маршрут кысаларында Волгоград, Керчь, Севастополь, Симферополь шәһәрләренә кереп чыгарга планлаштыралар. Һәрбер шәһәрдә ветераннар һәм актив кешеләр белән очрашулар үткәрергә, истәлекле урыннар буйлап экскурсияләр оештырырга, мемориалларга чәчәкләр салырга исәплиләр.  
Автопробегтан кайткач аның активистлары махсус фильм әзерләргә планлаштыралар. Аны мәктәпләрдә күрсәтергә, балаларны шәһәр-геройлар белән таныштырырга исәп тоталар. Чаллыга активистлар 4 июль көнне кире әйләнеп кайталар.  

Фото: http://nabchelny.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: автопробег