Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда Хәтер көне узды

Комсомол районы территориясендәге ГЭС, Элеватор тавы бистәләрендә һәм 32 комплекста урнашкан зиратларны чистарту чаралары узды.

Зиратларны һәм аның тирәсендәге территорияләрне чүп-чардан, ботаклардан һәм яфраклардан чистарту эшләре башкарылды, чүп-чар чыгарылды. Зиратларны чистарту чараларында 110 кеше катнашты: алар - мәгариф учреждениеләре укучылары, шәһәр хуҗалыгы дирекциясе, район халкы. Җыелган һәм алып кителгән каты-көнкүреш калдыклары, ботаклар һәм яфраклар күләме 51 кубометр тәшкил итте, 3 берәмлек техника җәлеп ителде.
Автозавод районы администрациясе идарәче компанияләр, ТИҮләр белән берлектә мәктәп укучылары Боровецкое авылы зиратында шулай ук Хәтер көне оештырды (51 комп.). Монда төзекләндерү һәм санитар чистарту эшләре алып барылды. Акциядә 62 кеше катнашты. 25 кубометр үсемлек калдыклары һәм 6 кубометр көнкүреш калдыклары җыеп алынды.
Моннан тыш көнгә 357 кубометр чүп-чар һәм үсемлек калдыклары чыгарылган.

Зиратларга төп проспектлар буенча җәмәгать транспорты - зур сыйдырышлы автобуслар  җибәрелде.

Фото: http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәтер көне