Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда коммерцияле булмаган оешмалар өчен семинар оештырылды

Шәһәрнең Сәүдә-сәнәгать палатасында чираттагы тапкыр коммерцияле булмаган оешмалар өчен семинар узды.

Бу юлы катнашуга Яр Чаллы шәһәреннән тыш, Татарстан Республикасының якын-тирә муниципаль районнарыннан да коммерцияле булмаган оешмалар чакырылган иде, барлыгы 60тан артык учреждение. Алар арасында фондлар, муниципаль оешмалар, мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре, яшьләр оешмалары, үзмәшгульләр, территориаль иҗтимагый үзидарәләр, социаль ярдәм үзәкләре һәм студияләр бар.
Семинарда катнашучыларны Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова сәламләде.
Семинар офлайн режимда узды, аны Россия Федерациясе Президенты грантлары фонды генераль директоры киңәшчесе Владимир Татаринов үткәрде. Үзенең чыгышы барышында ул гариза проектлау үзенчәлекләре һәм профессиональ күнекмәләре белән уртаклашты: «Без грант һәм акча түгел, ә гариза язабыз!»,- дип нәтиҗә ясады спикер.
«Семинарда алган гамәли күнекмәләр коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләренә үз гаризаларын тутырып бетерергә һәм 2022 елгы президент грантларының беренче конкурсында катнашырга ярдәм итәчәк. Президент грантлары фонды конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү вакыты – 2021 елның 15 октябренә кадәр», - дип хәбәр итте «Горизонт» Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның ресурс үзәге директоры Ирина Комадорова.
Тантаналы өлеш кысаларында, Чаллының Сәүдә-сәнәгать палатасы гендиректоры Фәрит Бәшәров, «Горизонт» Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның ресурс үзәге директоры Ирина Комадоровага Сәүдә-сәнәгать палатасы резиденты «әгъзалар билеты»н тапшырды.

Чараның партнерлары сыйфатында ТР Иҗтимагый палатасы, ТР Икътисад министрлыгы, «Горизонт» социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның ресурс үзәге, Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты, шулай ук «Полевая кухня» компаниясе чыгыш ясады.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: очрашу