Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда коронавирус белән хәл киеренке кала (+видео)

Яр Чаллыда коронавирус авыруы белән хәл киеренке кала. Бу хакта шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Александр Николаев хәбәр итте: «Вәзгыять киеренке, кимү тенденциясеннән башка, мөрәҗәгатьләр саны тотрыклы. Атна көннәрендә без мөрәҗәгатьләр санының артуын билгеләп үтәбез», - диде ул.

Шәһәрдә коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация дәвам итә. Хәзерге вакытта беренче компонент белән – 128 752, икенчесе белән - 111 674 кеше вакцинацияләнгән.
«План буенча без 328 338 кешене вакциналаштырырга тиеш. Бүгенге көндә без планның 32,2%ын үтәдек», – дип төгәллек кертте Александр Николаев.
Аппарат киңәшмәсендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев "кызыл зона"да COVID-19га каршы көрәшүче пациентлар һәм табиблар белән кадрларны күрсәтүләрен сорады. «Хәзер авыручыларның күпчелеге - коронавирус инфекциясенә каршы вакцина куйдырмаган кешеләр, алар бүген тормыш өчен көрәшәләр. Бу хакта ешрак сөйләгез һәм күрсәтегез», - диде ул, шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Александр Николаевка һәм баш санитар табиб Илгизәр Бариевка мөрәҗәгать итеп.
Сторис-репортажны Мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе башлыгы Римма Мөхәммәтҗанова Instagramында карарга мөмкин.


Хәзерге вакытта Чаллыда 3 758 яңа коронавирус йогышының лабораториядә расланган очрагы теркәлгән, ике провизор госпитале – йогышлы авырулар хастаханәсе һәм 5 нче шәһәр хастаханәсе эшли.
Медицина күзәтүе астында 142 кеше тора, шуларның 80е элемтә юлы белән авырган. Медицина күзәтүе һәм савыгу вакыты чыгу сәбәпле, 9 616 кеше күзәтүдән алынган.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус