Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда коронавирус инфекциясе белән булган вәзгыять киеренке кала

Шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев хәбәр итүенчә, коронавирус инфекциясе белән бәйле хәл киеренке саклана. Бүген Чаллыда 2 749 кешедә коронавирус инфекциясе бар дип теркәлгән.

Шәһәрдә коронавирус инфекциясеннән вакцина ясату дәвам итә. Беренче компонент белән 55 763 кеше, икенчесе белән – 43 175 кеше вакцина ясаткан инде.
Исегезгә төшереп үтәбез, вакцина ясату буенча пунктлар шәһәрнең барлык дәваханәләрендә һәм «Омега» сәүдә үзәгендә оештырылган.

Фото: http://nabchelny.ru/

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


вакцинация

Нет комментариев