Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда "Рәсәй эше" кадрлар үзәге тугыз меңнән артык вакансия тәкъдим итә

Яр Чаллыда эшсезлек дәрәҗәсе 0,54%ны тәшкил итә. Хәзерге вакытта Яр Чаллыда эшсезләр сыйфатында 1 534 граждан теркәлгән. Ел башыннан Яр Чаллыда 5 962 кеше эшкә урнаштырылган.

Җәйге чорда 2 836 укучы эшкә урнашкан. Мәгълүматне "Рәсәй эше" кадрлар үзәге җитәкчесе Татьяна Быданова җиткерде: «Июнь аенда – 1000, июль аенда шулай ук – 1000 кеше эшләде, хәзер, август аенда, 560 кеше. Эшләргә теләгән барлык кеше дә эш урыннар таптылар».

Бүген кадрлар үзәгенең базасында 9 177 вакансия бар. Шәһәрнең 1134 предприятиесе «Рәсәй эше» порталында теркәлгән.

«Предприятиеләр, оешмалар, учреждениеләр ягыннан мөмкинлекләр бай. Яңадан укы, квалификацияңне күтәр, башка белгечлек ал һәм производствога эшкә урнаш. "КАМАЗ"га да, башка предприятиеләргә дә эшчеләр кирәк. Бүген эш бар, тугыз меңнән артык вакансия. Үзең теләгәнен һәм мөмкинлекләрең туры килгәнен сайлап алырга гына кирәк», - дип билгеләде Наил Мәһдиев. 

Фото: progorodchelny.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: работа

2
X