Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда «Техношәһәр» Кубогына шәһәр студентлары арасында картинг буенча турнир җиңүчесе билгеле булды

О. Кухаренко исемендәге картодромда шәһәр студентлары арасында «Техногород» Кубогына картинг буенча турнир узды. Анда шәһәрнең 11 белем бирү оешмасыннан 18 кеше катнашты.

Ярышларны ачу тантанасында «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, «КАМАЗ-Мастер» командасы җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Владимир Чагин, физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы Роман Насрединов, яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Айзат Мәхмүтов катнашты.
Ярышларда катнашучыларга квалификация туры, сайлап алу туры, ярымфиналлар һәм финал узарга туры килде. Турнир шәхси зачетта, һәвәскәрләр категориясендә, «ХОББИ» төркеменең «ХОНДА-270» классының прокат картларында узды.
Турнир нәтиҗәләре буенча КФУның Яр Чаллы институты студенты Кәрим Кадыйров җиңү яулады. Билгеләп үтик, 2018 елда ул өченче урынга лаек дип танылган иде. 2019 елдагы кебек үк, икенче урынны ТИСБИның Яр Чаллы филиалы студенты Вячеслав Хачатуров алды. Өченче урында КФУның Чаллы институты студенты Раил Әхмәтов.
Җиңүчеләр һәм призерлар “акыллы” колонкалар һәм башка кыйммәтле призлар, кубоклар, медальләр һәм оештыручылардан дипломнар алдылар.
Ярышлар ахырында килгән җанатарлар өчен призлар уйнатылды. КФУның Яр Чаллы институты "Иң яхшы җанатарлар төркеме" дип танылды.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңалыклар