Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда волейбол буенча Кама аръягы турниры узачак

30 август көнне Яр Чаллының Җиңү паркында Татарстан Республикасы көненә һәм Яр Чаллы шәһәре көненә багышланган волейбол буенча Кама аръягы шәһәрләре турниры узачак.

Ярышларны физик культура һәм спорт идарәсе ярдәме белән берлектә Яр Чаллы шәһәренең волейбол федерациясе оештыра. Турнирда Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Зәй, Әлмәт, Минзәлә шәһәрләреннән 6 кеше (ир-атлар) составында командалар катнаша ала. Катнашу өчен гаризаларны 89178715816 телефоны буенча калдырырга мөмкин - турнирның баш сәркатибе Альбина Әхмәдиева.

Җиңүчеләрне бүләкләр белән «Союз-Регион» компанияләр төркеме һәм шәһәр Волейбол федерациясе тәэмин итә.

 

 

При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев