Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда яшенле яңгырлар көтелә

Дүшәмбе көнне Чаллыда алмашынучан болытлы һава көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, 26 июль кичендә урыны белән көчле яңгыр, яшен булуы ихтимал.

Төньяк-көнбатыштан төньяк-көнчыгышка таба үзгәрүчән җилнең тизлеге секундына 4-9 метр, урыны белән көчәйгәндә 13 метрга кадәр, яшен вакытында көчәйгәндә 15-20 метрга кадәр.
Минималь һава температурасы төнлә +10..+13˚. Көндез максималь һава температурасы +21..+24˚.

Нинди дә булса бәла-каза килеп чыккан очракта һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсенә шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

 

 

Фото: pixabay.com

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев