Яр Чаллыга 3600 доза вакцина кайтты
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыга 3600 доза вакцина кайтты

Вакцинация дәвам итә: бер көн эчендә генә дә 1200 Чаллы кешесе коронавирустан прививка ясаттылар.

Чаллылылар бүген "COVID-19" дан вакцинациягә gosuslugi.ru порталында шәхси кабинет аша, КФҮтә, бердәм 122 номер буенча, поликлиникага контакт телефоннары аша мөрәҗәгать иткәндә языла алалар, "Омега" сәүдә үзәгендә вакытлыча мобиль пунктта прививкалар куялар.

Барлыгы 88794 кеше беренче компонент белән прививка ясаткан, икенче компонент белән - 54675 кеше.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


короновирус

Нет комментариев