Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыга яңгыр сулары канализациясен төзү өчен 3 млрд сумнан артык акча кирәк

Яр Чаллыда Мәләкәс елгасын чистарту проектын тормышка ашыру өчен яңгыр сулары канализациясен төзергә кирәк. Бу хакта шәһәр мэры Наил Мәһдиев күчмә киңәшмә барышында хәбәр итте.

«Мәләкәс елгасын чистарту мәсьәләсе шактый кызыклы, әмма катлаулы тема. Без проектлау белән шөгыльләнәбез. Исегезгә төшерәбез, Чаллы, кызганычка каршы, яңгыр сулары канализациясе белән 25%ка гына тәэмин ителгән. Җитәкчеләргә хәзерге шарларда яңгыр сулары канализациясен гамәлгә кую турында уйларга кирәк. Бу шактый катлаулы бурыч, чөнки инженерлык корылмалары шактый тирән урнашкан – 1,5 – 2 метр гына түгел, 8 метр тирәнлектәгеләр дә бар. Локаль чистарту корылмалары кирәк. Алар шәһәргә бүгенге бәяләрдә 3 млрд сумнан артыкка төшәчәк. Бу акчаларны табарга кирәк. Без этаплап хәрәкәт итәбез, яңгыр сулары канализациясен проектлау бара. Мәләкәс елгасын яңгыр сулары канализациясе төзелешеннән башка чистарту мәгънәсез. Башта яңгыр сулары канализациясе белән тәэмин итергә кирәк, ягъни пычрак чыганагын юкка чыгарырга, ә инде икенче этап белән елганы чистартырга кирәк. Без бу мәсьәлә белән шөгыльләнәбез, без бу бурычны үтәячәгебезгә шик юк», – дип нәтиҗә ясады шәһәр мэры.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, елганың алга таба пычрануын булдырмау буенча эшләр «Идел елгасын савыктыру» федераль программасы кысаларында алып барыла.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: финансирование