Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллының барлык социаль өлкә объектлары һәм торак йортлары җылылык белән тәэмин ителгән

Яр Чаллының барлык социаль өлкә объектлары һәм торак йортлары җылылык белән тәэмин ителгән.

Бу хакта Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр итте: «Алар арасында - 130 балалар бакчасы, 86 мәктәп, 35 сәламәтлек саклау учреждениесе, 19 мәдәният учреждениесе, 17 физик культура һәм спорт учреждениесе һәм 7 социаль яклау учреждениесе. Торак фонд буенча без 15 сентябрьдән җылылык бирә башладык һәм 18 сентябрьдә 15:00дә төгәлләдек. Безнең шәһәрдә барлыгы 1 429 күп фатирлы торак йорт бар, шуларның 1 356сы – үзәк җылылык белән, 73 йорт – шәхси җылыту - газ казаннары белән җылытыла. Хәзерге вакытта стояклардан һаваны чыгару буенча эшләр дәвам итә, һәр идарәче компания эшли. Безнең шәһәрдәшләрнең мөрәҗәгатьләре бар. Барлык гаризалар буенча без кичекмәстән эшләрне башкарабыз», - диде ул.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев йөкләмәсе буенча, быел Яр Чаллыда җылылык бирү сезоны узган ел белән чагыштырганда бер атнага иртәрәк башланды: «Ике-өч көн дәвамында барлык торак йортларга да бик оператив рәвештә җылылык бирә алдык, идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәте аны кабул итә алды. Без төнлә кырау төшкәнен  күрәбез, шуңа күрә бер атна алдан социаль-мәдәни өлкә объектларын, торак йортларны җылылык белән тәэмин итү дөрес. Атна дәвамында җайга салуга бәйле барлык мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк», - дип билгеләп үтте ул.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җылы бирү