Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллының спорт мәктәпләре укучыларны кабул итәргә әзер

Яңа уку елы башыннан Яр Чаллы шәһәренең 16 спорт мәктәбе мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балаларны спорт төрләре белән шөгыльләнү өчен төркемнәргә җыя.

«117 тренер 130 төркем туплый. Спорт мәктәпләре башлангыч әзерлек төркемнәренә 1 950 кешене кабул итәргә планлаштыралар», - дип хәбәр итте матбугат конференциясе барышында физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы Роман Насрединов.  
Спорт мәктәпләре:
«Виктория» спорт мәктәбе» МАУ түбәндәге төркемнәргә җыя: көрәш - 10-11 яшь, велоспорт - 10-11 яшь, футбол - 7-8 яшь.
«Заря» спорт мәктәбе» МАУ түбәндәге төркемнәргә җыя: өстәл теннисы - 7 яшьтән, бадминтон - 8 яшьтән, пауэрлифтинг - 15 яшьтән, парус спорты - 9 яшьтән, фехтование - 8 яшьтән.
«Комсомол» спорт мәктәбе» МАУ түбәндәге төркемнәргә җыя: спорт гимнастикасы - 5-6 яшьтән.
«10нчы спорт мәктәбе» МАУ түбәндәге төркемнәргә җыя: баскетбол - 8 яшьтән.
«Төзүче» спорт мәктәбе» МАУ түбәндәге төркемнәргә җыя: малайлар һәм кызлар футболы - 7 яшьтән, бокс - 10 яшьтән, авыр атлетика - 9 яшьтән.
«Титан»  спорт мәктәбе» МАУ түбәндәге төркемнәргә җыя:чаңгы ярышлары - 9 яшьтән, бию спорты - 7 яшьтән.
«Тулпар»  ат спорты мәктәбе» МАУ түбәндәге төркемнәргә җыя: ат спорты (конкур) - 10 яшьтән.
«Чаллы» спорт мәктәбе» МБУ түбәндәге төркемнәргә җыя: малайлар һәм кызлар өчен тимераякта фигуралы шуу - 4 яшьтән; малайлар хоккее - 5 яшьтән һәм кызлар хокее 5 -6 яшьтән.
«Этюд» спорт мәктәбе» МАУ түбәндәге төркемнәргә җыя: шахмат - 5 яшьтән.

 

Олимпия резервы спорт мәктәпләре:
М.Ш. Бибишев исемендәге «Витязь» олимпия резервы спорт мәктәбе» МАУ түбәндәге төркемнәргә җыя: грек-рим көрәше - 7 яшьтән, йөзү - 7 яшьтән, көрәш - 10 яшьтән, билбау көрәше буенча - 10 яшьтән, кул көрәше буенча - 12 яшьтән.
«Дельфин» спорт мәктәбе» МАУ түбәндәге төркемнәргә сайлап алып җыя: синхрон йөзү - 7 яшьтән, нәфис гимнастика - 6 яшьтән, йөзү - 7 яшьтән.
«11нче олимпия резервы спорт мәктәбе» МАУ түбәндәге төркемнәргә сайлап алып җыя: волейбол - 9 яшьтән.
«12нче олимпия резервы спорт мәктәбе» МАУ түбәндәге төркемнәргә сайлап алып җыя: дзюдо - 7-8 яшьтән, кикбоксинг - 10-11 яшьтән, спорт ориентлашу -  8-9 яшьтән, каратэ киокусинкай кумитэ – 7 яшьтән, каратэ киокусинкай кумитэ – 10 яшьтән.
«Кэмпо» олимпия резервы бергә-бер көрәш спорт мәктәбе» МБУ түбәндәге төркемнәргә сайлап алып җыя: тхэквондо (ВТФ) - 10 яшьтән, каратэ - 10 яшьтән.
«Олимпия» олимпия резервы спорт мәктәбе» МАУ түбәндәге төркемнәргә сайлап алып җыя: йөзү - 6 яшьтән, дзюдо - 7-8 яшьтән, бокс - 9-11 яшьтән, батутта сикерү - 7 яшьтән, спорт акробатикасы - 6-7 яшьтән.
«Яр Чаллы» олимпия резервы спорт мәктәбе» МАУ түбәндәге төркемнәргә сайлап алып җыя: теннис - 7 яшьтән, җиңел атлетика - 9 яшьтән, спорт гимнастикасы - 7 яшьтән, велоспорт -10 яшьтән.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: атналык киңәшмә