Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллының ЗЯБ бистәсендә яшәүчеләр ишегалды бәйрәменә җыелды

Комсомол районында ЗЯБ бистәсендәге Әкиятләр аллеясында 17 микрорайон һәм Кызыл Чаллы микрорайонында яшәүчеләр өчен ишегалды бәйрәме узды

 Халык алдында "Бумажник" мәдәният йортының тынлы оркестры, "Кызыл Тау" артистлары чыгыш ясады. Бәйрәмдә Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев, ТР Дәүләт Советы депутаты, Яр Чаллының С.П. Титов ис. картон-кәгазь комбинаты генераль директоры Андрей Фомичев, Шәһәр Советы депутаты, «Камгэсэнергострой» УКС генераль директоры Альберт Петров, Комсомол районы администрациясе башлыгы Александр Кислов катнашты.

 

Андрей Фомичев 7, 21, 44 нче мәктәп укучыларына канцтоварлар алырга сертификатлар тапшырды.

 

 

"Счастливый" территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Фәнүзә Грызлова һәм "Красные Челны" территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Фәния Пронкина тарафыннан Красные Челны микрорайоны белән 17 комплекста яшәүче активистларны хөрмәтләү, шулай ук иң яхшы клумбалар өчен бүләкләү оештырылды.

 

 

 Управление информационной политики и по связям с общественностью.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев