Шəhри Чаллы

Ярминкәләр булды

18 сентябрьдә даими эшләүче 3 мәйданчыкта - Габдулла Тукай яр буенда («Төзүче» стадионы каршындагы мәйдан), Ипподром һәм «Южный» агросәнәгать паркы территориясендә, Татарстан Республикасының 11 муниципаль районы катнашында авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды.

Анда Әгерҗе, Менделеевск, Тукай, Мөслим, Сарман, Минзәлә, Актаныш, Алабуга, Кукмара, Нурлат, Аксубай районнарыннан килгән товар җитештерүчеләр катнашты. Ярминкәләр эше белән Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрид Салахов, Татпотребсоюз идарәсе рәисе урынбасары Руслан Шәймәрданов, мәйданчыкларда сәүдә итүче муниципаль районнарның җитәкчеләре танышты.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: