"Яровая кануннары" ирегебезне чикли
Яңалыклар тасмасы

"Яровая кануннары" ирегебезне чикли

Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Русия Федерация шурасындагы Татарстан вәкилләрен "Яровая кануннары" өчен тавыш бирмәскә чакырды.

Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бу кануннарга экспертиза үткәреләчәген белдерде. Шәймиев канунның дини гыйбадәткә кагылган өлешенә каршы чыкты. Өйдә ифтар, никах, мәрхүмнәрне искә алу көннәрен уздыруны тыю мөселманнарда ризасызлык уятты, дип, Шәймиев бу канунны ашыгып кабул итмәскә, аны яңа Думага калдырырга чакырды.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев