Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яшь журналистларның үз берләшмәсе

Массакүләм мәгълүмат чараларында эшләүче профессиональ хезмәткәрләрне яшьтән үк тәрбияләп үстерү киләчәктә бу өлкәне сыйфатлы кадрлар белән тулысынча тәэмин итәргә булышачак. Шушы максаттан, 24-25 февраль көннәрендә яшьләр массакүләм мәгълүмат чаралары форумы үтте. Әлеге чара "Инфопоток" проекты тарафыннан Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Иҗади яшьләр академиясе ярдәмендә уздырылды. Оештыручылар әйтүенчә, форум...

Массакүләм мәгълүмат чараларында эшләүче профессиональ хезмәткәрләрне яшьтән үк тәрбияләп үстерү киләчәктә бу өлкәне сыйфатлы кадрлар белән тулысынча тәэмин итәргә булышачак.

Шушы максаттан, 24-25 февраль көннәрендә яшьләр массакүләм мәгълүмат чаралары форумы үтте. Әлеге чара "Инфопоток" проекты тарафыннан Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Иҗади яшьләр академиясе ярдәмендә уздырылды.

Оештыручылар әйтүенчә, форум бу тармакны тәкъдим итү, журналистика өлкәсендә үзен сынап карый башлаган яшьләрнең тәҗрибә уртаклашу, яңа теоретик һәм практик күнекмәләр туплау мәйданчыгы булып тора.

- Татарстан массакүләм мәгълүмат чараларының бер-берсе белән хезмәттәшлек итүе мөһим, - дип белдерә "Инфопоток" проекты җитәкчесе Иделия Әхмәтшина. - Безнең эшчәнлекнең төп максаты - республикада яшьләр мәгълүмати киңлеген үстерү. Аңа без форум дәвамында ирештек. Ул яшьләр массакүләм мәгълүмат чараларын уңышлы тәҗрибәсе белән таныштыру ярдәмендә башкарылды. Ике көн дәвамындагы эшчәнлек нәтиҗәсендә Татарстан Республикасының яшьләр Мәгълүмат чаралары ассоциациясен булдыру чараның төп вакыйгасы булды.

Форумда республиканың 19 шәһәр-районыннан килгән 70 кеше катнашты. Алар арасында яшьләр һәм студентларның газета, журнал, телеканал һәм радиостанцияләр җитәкчеләре, җитәкче урынбасарлары бар.

Чараның беренче көнендә катнашучылар муниципаль һәм район басмаларының проблемалары турында фикер алышты. Республика редакцияләре исә үз басмалары белән таныштырды. Узган түгәрәк өстәл барышында яшьләр массакүләм мәгълүмат чаралары ассоциациясен төзү турында карар кабул итте. Чарада Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, "Татмедиа" АҖ, Журналистлар берлеге вәкилләре дә булды. Моннан тыш, форумда катнашучылар "Татмедиа" АҖ, Татарстан журналистикасы музее белән дә таныштылар.

Форумның икенче көнендә яшь журналистлар Intertat.ru һәм sntat.ru редакцияләре белән танышты. Әйтергә кирәк, 14-22 яшьлек егет-кызлар арасында филология һәм журналистика белгечлегендә укучылардан тыш, Казан, Чаллы һәм Түбән Кама технология институтларында һәм университетларында белем алучылар да шактый. Яшьләр арасында мәктәп-студент мәгълүмат чаралары белән беррәттән, республикадагы интернет-басма, радиоларда эшләүчеләр дә бар. Булачак журналистлар Intertat.ru редакциясенең эшчәнлеге турындагы мәгълүматны дикъкать белән тыңлады.

Шунысы мөһим: сөйләшү берьяклы гына булып калмады. Экскурсиягә килүчеләр үзләре дә күп сораулар бирде. Аларны, беренче чиратта, журналистларның ни рәвешле материаллар тапшыруы, редакция эшчәнлегенең эчке "кухнясы" кызыксындыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев