Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы вазыйфасына алты кандидат дәгъва итә

Яр Чаллыда шәһәрнең яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы вазыйфасына сайлап алу дәвам итә. Тест этабыннан соң, 20 кандидатның алтысы гына калды. Исегезгә төшерәбез, конкурска барлыгы 25 кеше гариза биргән иде.

Вакантлы вазыйфага балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Ильмира Билалова, гимназия директоры Айзат Мәхмүтов, балалар-яшүсмерләр мәктәбенең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Артем Нәгыймов, «Форпост» яшьләр белән эшләү буенча белгече Сергей Пантелеев,

Башкарма комитетның эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү һәм үстерү бүлеге башлыгы Айрат Сәгъдиев, шулай ук моңа кадәр Башкарма комитетының Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсенең яшьләр белән эшләү бүлеге башлыгы булып хезмәт куйган Рәсим Хафизов дәгъва итә. 

Алга таба кандидатларга шәһәрнең яшьләр сәясәтен үстерү өчен авторлык проектын тәкъдим итәргә, үзе турында видеопрезентация тапшырырга, Аппарат җитәкчесе һәм Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары белән әңгәмә узарга туры киләчәк.

 

 Управление информационной политики и по связям с общественностью.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев