Яшьләр дә алдана шул!
22 яшьлек чаллылыга «банк вәкилләре» шалтыратып, җинаятьчеләр аның акчаларын урларга телиләр, дип хәбәр итәләр.
Мәсьәләне кичекмәстән хәл итү өчен шалтыратучылар егеткә акчаларын башка счетларга күчереп торырга күндерәләр. Егет шулай эшли дә. 350 мең сумын 13 төрле счетка җибәрә. Акчаны алган мошенниклар исә шундук элемтәгә керүдән туктый. Алданганын аңлап, зыян күрүче гариза белән полициягә мөрәҗәгать итә. Хокук сакчылары "Мошенниклык" маддәсе буенча җинаять эше кузгата. Хәзер җинаятьчеләрнең шәхесләрен ачыклау эше бара. Соңрак ачыкланганча, абонент номерлары Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев