Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ятим балалар мәчеттә кунакта

Яр Чаллының Сидоровка бистәсе "Ихлас" мәчете шәһәр Мөхтәсибәте каршындагы "Хәзинә" клубы белән берлектә Алабуга шәһәрендә урнашкан ятим балалар йортында тәрбияләнүчеләр белән очрашу үткәрде. Балалар "Ихлас" мәчетенең бусагасыннан атлап керделәр. Иң беренче имам-хатыйб Илназ хәзрәт Яхин балаларны каршы алып, аларны Ислам дине белән таныштырды. Аннан соң балалар чапан, чалма киеп минбәргә...

Яр Чаллының Сидоровка бистәсе "Ихлас" мәчете шәһәр Мөхтәсибәте каршындагы "Хәзинә" клубы белән берлектә Алабуга шәһәрендә урнашкан ятим балалар йортында тәрбияләнүчеләр белән очрашу үткәрде. Балалар "Ихлас" мәчетенең бусагасыннан атлап керделәр. Иң беренче имам-хатыйб Илназ хәзрәт Яхин балаларны каршы алып, аларны Ислам дине белән таныштырды. Аннан соң балалар чапан, чалма киеп минбәргә басып карадылар. "Хәзинә" клубы җитәкчесе Ләйсән ханым балаларга сәләмләшү уены уйнатты һәм мәчет белән таныштырды. Шуннан соң балалар аскы катка төшеп чәй эчтеләр. Аннары күрешүнең икенче өлеше башланды. Балаларны Резеда ханым "беомиметика" фәне белән таныштырды. Аннан соң балалар борчактан конструкцияләр ясадылар. Балалар борчак һәм төш чистарткыч таяклардан торле биналар мәчетләр төзеп аларны үзләренә истәлеккә алдылар. Соңыннан аланың һәрберсенә бүләкләр тапшырылды. Ятим балалар бергәләшеп фотога төштеләр, аларга мәчеткә килү бик ошады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев