Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Явыз Иван һәйкәле башына капчык кидергән кешене полиция тапкан

Явыз Иванга һәйкәл 14 октябрьдә ачылган иде, 10 ноябрьдә судта бу һәйкәлне юк итүне таләп иткән шикаять каралачак. Россиянең Орел шәһәрендә Явыз Иван һәйкәленең башына капчык кидереп, шунда ук "Духота-то какая, темнота!" дип язылган табличка элеп, бу күренешне фотога төшергән һәм социаль челтәрләрдә тараткан кешене полиция ачыклый алган, дип хәбәр...

Явыз Иванга һәйкәл 14 октябрьдә ачылган иде, 10 ноябрьдә судта бу һәйкәлне юк итүне таләп иткән шикаять каралачак.

Россиянең Орел шәһәрендә Явыз Иван һәйкәленең башына капчык кидереп, шунда ук "Духота-то какая, темнота!" дип язылган табличка элеп, бу күренешне фотога төшергән һәм социаль челтәрләрдә тараткан кешене полиция ачыклый алган, дип хәбәр итә РИА Новости. Ул - Ярославль кешесе булган, аны шәһәрдә урнаштырылган видеокамералар табарга ярдәм иткән.

Явыз Иванга һәйкәл бу шәһәрнең үзәгендә 14 октябрьдә ачылган иде. Ул, гомумән, Россиядә тарихка Явыз Иван булып кереп калган дәүләт башлыгына беренче шундый һәйкәл. 10 ноябрьдә Орел кешесе әлеге һәйкәлне юк итү таләбе белән шәһәр мэрына каршы биргән шикаять судта каралачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев