Шəhри Чаллы

Яз һәм хезмәт бәйрәме онытылмый

1 Май бәйрәмен Чаллы быел да бәйрәм рухы, хезмәт күтәренкелеге белән каршылый.

"Азатлык" мәйданында шәһәрдәшләребезне бәйрәм котлаулары, төрледән-төрле күңел ачу чаралары көтә. Яз һәм хезмәт бәйрәменең иң матур балкышы - фонтаннар ачылу тантанасы белән хозурланасыгыз килсә, Орган залы, "Универсам", "Энергетик" мәдәният сарае, "Азатлык" мәйданы, "Лалә" мунча комплексы каршындагы мәйданнарга рәхим итегез. Гасырлар дәвамында халкыбыз шау-гөр килеп бәйрәм иткән 1 Майның кабатланмас рухы, буыннар багланышы дәвам итә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: