Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җәйге каникулларда балалар эшкә урнаша ала

Чаллыда җәйге каникуллар вакытында 2800 яшүсмерне эшкә урнаштыру планлаштырыла. Бу турыда “Шәһри Чаллы” газетасына “Россиядә эш” кадрлар үзәгенең бүлек башлыгы Светлана Ленда хәбәр итте. Аларның бер меңнән артыгы июнь аенда эшләячәк, 840 – июльдә, 900 – августта.

 2021 елда Чаллы балаларына хезмәт хакын түләүгә шәһәр бюджетыннан 10,3 миллион сум каралган, матди ярдәм өчен ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы 6,3 миллион сум акча бүлеп биргән.

– Бюджет оешмаларына 2200 яшүсмер эшкә урнаштырылачак. Алар көненә ике сәгать эшләгән өчен 3 мең сумга якын хезмәт хакы алачаклар. Шулай ук министрлыктан 2250 сум матди ярдәм өстәләчәк. Бюджет оешмаларында хезмәт хакы 12792 сум тәшкил итәчәк, – дип аңлатты Светлана Николаевна. – Шәһәр предприятияләрендә 700гә якын бала эшләячәк. Алар 15400 сумга кадәр акча алырга мөмкин. Балаларга хезмәт хакы да эшләгән сәгать исәбеннән чыгып түләнә.

Каникуллар вакытында яшүсмерләр мәктәп ишегалларын яшелләндерү белән шөгыльләнәчәк, агымдагы ремонт белән бәйле эшләрне башкарачак, мәктәп теплицаларында, китапханәләрдә, ял итү мәйданчыкларында, мәктәп яны лагерьларында вожатыйлар булып эшләячәк. Аларның эшен укытучылар күзәтәчәк.

 Балаларны эшкә алучы оешмалар күп түгел. Бүгенге көндә 2921 эш урынына 16 килешү төзелгән. Балаларны эшкә алучы оешмалардан “Сатурн” ҖЧҖ, “КБК”, “Татпроф”, ПРЗ, “Татэнерго”, АҖ “Чаллы икмәге” предприятиеләре һәм Яр Чаллы студентлар хезмәт отрядлары үзәген атарга була.

Эшкә урнаштырганда аз керемле, күпбалалы, тулы булмаган, имин булмаган гаиләләрдәге балаларга, шулай ук ятимнәргә, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиядә яки мәктәптә исәптә торучы яшүсмерләргә өстенлек бирелә.

Укучылар кадрлар үзәгенә билгеләнгән график буенча киләләр. Үзләре белән паспорт, СНИЛС, ИНН, 14яшькә кадәрге балаларга опекадан белешмә алып килергә кирәк. Бала исеменә банк картасы ачыла. Аларга ярты ай эшләгәннән соң аванс, икенче айның 5нче числосына кадәр хезмәт хакы түләнергә тиеш.

Фото: forexdengi.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар