Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җәйге ялларны - өйдә

Россиядә яшәүчеләрнең 20 проценты быелгы җәйге ялдан баш тартырга булган "Левада" үзәге тарафыннан уздырылган сораштыру нәтиҗәләре шул хакта сөйли. Шуның кадәр үк кеше ялын дачаларда уздырырга карар кылган, ә 21 процент халык өендә ял итәчәген, хуҗалык эшләре белән мәшгуль булачагын җиткергән. Моннан тыш 19 процент халык җәйге ялга план корып...

Россиядә яшәүчеләрнең 20 проценты быелгы җәйге ялдан баш тартырга булган "Левада" үзәге тарафыннан уздырылган сораштыру нәтиҗәләре шул хакта сөйли. Шуның кадәр үк кеше ялын дачаларда уздырырга карар кылган, ә 21 процент халык өендә ял итәчәген, хуҗалык эшләре белән мәшгуль булачагын җиткергән. Моннан тыш 19 процент халык җәйге ялга план корып өлгермәгән әле. Җәйге ялы вакытында чит илгә яисә Кырымга барырга ниятләүчеләр - сораштыруда катнашучыларның 4 проценты. Балалар ялына килгәндә, сораштыруда катнашкан Россия халкының 41 проценты балаларының өйдә генә ял итүен җиткергән. Балаларның 4 проценты әти-әнисе белән чит илдә ял итәчәк, 18 проценты дачада булачак, 10 проценты авыл яки башка шәһәргә - әби-бабай янына кайтарылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев