Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җырчы Айгөл Бариевадан соңгы бүләк

«5 ай синсез… 5 ай синсез уянам, синсез ятам... » - дигән ул.

Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева үзенең телеграмм каналында мәрхүм тормыш иптәше Линар Юсиповны искә алып, яңа пост урнаштырды. Ул анда, иренең туган көненә багышлап оештырачак концертында, соңгы бүләген тәкъдим итәчәген хәбәр итә. Төгәлрәк әйтсәк, Айгөл яңа җырына клип төшергән. Һәм аның бер өлешен үзенең подписчикларына да күрсәтергә булган. 

«5 ай синсез… 5 ай синсез уянам, синсез ятам... 5 ай синсез сулыйм....
Тормыш дәвам иткән кебек… Шулай ук йөрим, елмаям, аралашам, сөйләшәм, эшлим, алга атлыйм, яшим... кебек...
Ләкин минем өчен бар да үзгә… Мин башка планетада яшим хәзер. Җир белән күк арасындагы бер планетада...
Ә бу – минем сиңа соңгы бүләгем. 14 декабрьдә, синең туган көнеңдә, концертта син аны тулаем күрә алачаксың...
Чөнки син дә безнең белән булачаксың! Мин беләм», – дип язган ул. 

Исегезгә төшерәбез, моннан 5 ай элек җырчы тормыш иптәшен югалтты. Линар аңа әти-әнисе, дусты, абыйсы да булды. Айгөл көчле һәм акыллы хатын буларак, бу сынауны да тиешенчә кабул итсә дә, тормышының ныклы терәге булган ирен оныта алмый. Алай гына түгел, шәхес буларак аның исемен мәңгеләштерергә тырыша. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

10

0

2

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес