Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җырчы Алсу ире белән аерылышуны караокеда билгеләп үтте...

«Любочка Успенскаяның «К единственному нежному» җырын җырладым», - ди ул.

Россия эстрадасының популяр җырчысы Алсу  моннан өч ай элек ире Ян Абрамов белән аерылышты. 

Ул ире белән 18 ел яшәде һәм өч бала тудырды. Әмма эшмәкәр ире белән аерылышып, янәдән зур сәхнәгә кайтты. Ул ире белән аерлышуны үзенчәлекле итеп билгеләп үтте. 

«Хәзер үземне тагы да ныграк ярата башладым, мин барысыннан да канәгать. Аерылышуны караокеда билгеләп үттем. Любочка Успенскаяның «К единственному нежному»  җырын җырладым. Бу бит җанны телгәли торган җыр…. Аннары сәяхәтләр булды. Шопинг ясарга кирәксенмәдем. Бьюти-процедураларга, массажга бардым», – диде ул матбугат чаралары вәкилләренә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Алсу Ян Абрамов аерылышу