Кемнең баласы туган?
Җырчы, «Шәһри Чаллы»дан Пятачок» проектының дусты Радик Шәрәфиев белән аның тормыш иптәше Динараның 13 декабрьдә уллары туды. Малайга Тимур дип исем кушканнар. Авырлыгы 2,745 кг, буе 50сантиметрлы сабыйны өйләренә чыгарганнар. Радик бу бәхетле минутларда тормыш иптәше янында булыр өчен гастрольләрен дә туктатып торды. Яшь гаиләне без дә котлыйбыз!
Нет комментариев