Җырчы Илнар Сәйфиевның хәле начарланган
Яңалыклар тасмасы

Җырчы Илнар Сәйфиевның хәле начарланган

Бу хакта үзе хәбәр итте.

"Талбишек" җыры белән татар эстрадасына килеп кереп, 1990 елларда популярлык казанган җырчы Илнар Сәйфиев хастаханәгә эләккән.

Бу хакта ул социаль челтәрләрендә хәбәр итте. 

"Тормыш булгач төрле хәлләр була. Күзем ачыла башлады", - дигән иде ул.

Кич белән җырчының хәле начараеп киткән. 

Тукай районында туып-үскән җырчыга, өч бала әтисе Илнар Сәйфиевка хастаханәдән терелеп чыгып, тамашачылары белән очрашырга насыйп булсын.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


чир авыру сәламәтлек Шоубизнес Илнар Сәйфиев

Нет комментариев