Җырчы Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар хаҗ кыла
Бу хакта Рамилә социаль челтәрләрдә хәбәр итте.
Рамазан аенда моңлы Хәйретдиновлар гаиләсе гомрә хаҗын кыла.
- Башта, бу изге җирләргә, Мәккәгә барганыбызны беркая да куймам, дигән идем. Ләкин мин үземә генә теләк теләп, дога кылырга йөрәгем кушмый… Сезгә дә изгелек эшлисем килә. Монда бөтен дога кабул була, Аллаһ боерса. Сезне дә шатландырасым килә, догадан мәхрүм итәсем килми, – дип яза ул.
Рамилә аккаунтында сокланырлык видео да урнаштырган. Анда хаҗилар белән бергә 2 яшьләр тирәсе сабый да атлый.
Исегезгә төшерәбез, Рамил белән Рамилә Хәйретдиновлар оля сәфәргә 27 мартта юл тотты. Рамил: "Иң зур хыялыбыз тормышка ашачак, Аллаһы теләсә", - дип язган иде.
Фотолар җырчыларның шәхси аккаунтыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев