Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җырчы Ринас Әхмәтов кызларын нинди ризык пешереп куандыра?

Аны әзерләү өчен макароннар кирәк.

Шәһәрдәшебез, җырчы, композитор Ринас Әхмәтов бу көннәрдә Башкортостанда танылган җырчы Гүзәл Әхмәтова белән бәйрәм корпоративларында чыгыш ясап йөри. Шуңа да карамастан ул үзенең якыннарын да куандырырга вакыт таба. 

“Эштән бушаган арада, мин кызларымны яраткан ризыкларын пешереп куандырам. Бу билгеле күз күрмәгән, колак ишетмәгән ресторан ашы түгел. Ә тиз генә әзерләнә торган гади генә бер рецепт. Ләкин аннан соң тәликәләрне хәттә юасы да юк, аларны балалар ялап, ялт иттереп куялар”, - дип шаярта җырчы.

Әлеге рецептның серен ул безгә дә чиште. Аны әзерләү өчен макароннар кирәк икән. 

“Аерым бер кәстрүлгә аларны пешерергә куябыз. Шул ук вакытта табада вак итеп туралган ит яки фарш кыздырабыз. Өченче савытка каймак, майонез, бер чәй калагы гәрчич һәм 1 стаканга якын сөт салабыз. Аларның барысын бергә кушып болгатабыз да, кызган фарш белән бергә бутыйбыз. Аннары инде бу подливны пешкән макароннар янына салып бирәбез. Телең йотмалы менә дигән ризык килеп чыга. Ышанмыйсыз икән, үзегез дә пешереп карагыз. Балаларыгыз киләчәктә сездән бары шушындый макароннар гына сораячак”, - ди Ринас.

фото: Ринас Әхмәтовның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йолдызлар тормышы