Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Йөрәк авырулары күбәйгән

Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев әйтүенчә, кан тамырлары һәм яман шештән соң, сулыш алу авырулары буенче үлем очраклары өченче урынга менгән.

Йөрәк авырулары күбәйгән

Шәһәребезнең сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләр коронавируслы 2020 елга нәтиҗә ясап, 2021 елга бурычлар билгеләделәр. Чаллының медицина советы утырышында шәһәр хакиме Наил Мәһдиев, ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов катнашты. Алар Чаллының сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләренең кеше гомерләрен саклауга керткән хезмәтләрен югары бәяләп, рәхмәт әйттеләр. Узган елда килеп чыккан таҗлы вирус дигән афәт халыкка дөньяда сәламәтлектән дә зур байлык юклыгын, табибларның дәрәҗәсен арттырырга кирәклеген күрсәтте. Чаллы табиблары үзләренең гомерләрен куркыныч астына куеп, авыруларны савыктыру өчен армый-талмый, өйләренә дә кайтмыйча эшләделәр. Медицина советында сәламәтлек саклау учреждениеләрендә капиталь ремонт ясау, таҗлы вируска каршы вакцина, кардиодиспасенр төзү һәм башка мәсьәләләр каралды.

Яңа коронавирус инфекциясе  тормышыбызның барлык өлкәсенә, шул исәптән статистика мәгълуматларына да үзгәрешләр кертте. Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев әйтүенчә, кан тамырлары һәм яман шештән соң, тын юллары авырулары буенче үлем очраклары өченче урынга менгән. Үлем күрсәткече 2019 елга караганда күбрәк, әмма республика буенча уртача күрсәткечтән 18%ка кимрәк. Балалар тууы да 3,6%ка кимегән. Белгечләр моны 1990 еллардагы демографик кризис белән бәйлиләр. Үлемнәрнең артуы шәһәр халкының картаюы белән дә аңлатыла. Үлүчеләр арасында 80 яшьтән узган кешеләр күп булган. Аның каравы шәһәрдә йөклелекне өзү очраклары кимегән. Мондый очрак 2303 булган, ул 2019 елга караганда 12%ка кимрәк. Яңа туган сабыйлар үлеме 38,4%ка кимегән. Узган елда  6736 бала туган, аларның 51%ы малайлар. 81 гаиләдә игезәкләр туган. Туганда иң зур баланың авырлыгы 5 кг.300 грамм, иң кечкенә сабый 620 грамм булган.  

Совет утырышында йөрәк-кан тамырлары авырулары белән үлүчеләр саны артканга күрә, БСМПның кардиология бүлеге мөдире Наилә Станиченко кардиодиспансер  ачарга кирәклеген әйтте.

 “Бу югары технологияле амбулатор-дигностика стационар үзәк булырга тиеш. Анда бердәм мәгълумат базасы булачак. Әлеге үзәк Чаллы һәм якын-тирә район халкына хезмәт күрсәтәчәк. Ул йөрәк авыруына шик туганда авыруны поликлиникадан алып, тикшереп, кирәк икән операция ясарга мөмкинлек бирәчәк. 2020 елда Чаллыда 116 меңнән артык йөрәк авыруы теркәлгән.  Үлем күрсәткече буенча мондый авырулар беренче урында. 2019 ел белән чагыштырганда эшкә сәләтле кешеләрнең үлеме 86 кешегә арткан”, - диде ул.

Бу хакта тулырак “Шәһри Чаллы”ның киләсе санында Зөлфия Галим язмасын укырсыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев