Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җырларга өлгерми калды егет

«Казан егетләре»нең солисты Илнат Фәрхуллин аерым җырлап йөрмәкче иде .

Бер генә концерт куеп та өлгермәде җырчы. Инстаграм битеннән күренгәнчә, ул да бүген сәхнәдән тыш хезмәт куя. Илнат эретеп ябыштыру эше белән шөгыльләнә. «Коронавирус аркасында бер ай инде авылда. Абый белән бергә капкалар куеп йөрибез. Менә шундый дөнья», — дип сөйли җырчы видеосында.

Берәүләр мактый, икенчеләр “яңадан җырлый алмавың бар” дип кисәтә, өченчеләр өйрәтә... Артист берсенә дә җавапсыз калмый. «Астан өскә эретеп ябыштыралар», - дигәнгә: «Мин аркылыга яратам» дип җаваплаган; «Капка кую - музыка язу түгел, Илнат», - диючегә «Музыка язу - капка кую түгел», — дип шаярткан җырчы. "Сары розалар", дип җырлый-җырлый саргаеп беткән ди.

 

Фото: bitcobonus.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабан туе артистлар концерт тамаша шоу