Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Юбилейга – китап

Бу ел хал­кы­быз­ның ярат­кан җыр­чы­сы, Та­тар­стан­ның ха­лык ар­тис­ты Зөһ­рә Сә­хә­би­е­ва өчен юби­лей елы.

Шул уңай­дан ул Чал­лы­ның "Энер­ге­тик" мә­дә­ни­ят са­ра­ен­да бик ма­тур кон­церт куй­ды. Кон­церт­та та­лант­лы яшь җыр­чы­лар Рөс­тәм Аса­ев, Гөл­си­рин Аб­дул­ли­на, жур­на­лист һәм алып ба­ру­чы Ил­дар Кы­я­мов, "Дю-Са­ли" цир­кын­да эш­ләп ал­ган Ша­мил Га­ли­ев кат­наш­ты. Зөһ­рә ха­ным­ның һәр җы­рын та­ма­ша­чы­лар көч­ле ал­кыш­лар­га күм­де­ләр. Юби­лей кон­цер­тын Та­тар­стан­ның ат­ка­зан­ган мә­дә­ни­ят хез­мәт­кә­ре Гөл­за­да Рза­е­ва алып бар­ды. Җыр­чы­ны юби­лее бе­лән Ту­кай ра­йо­ны ха­ки­ми­я­те баш­лы­гы Вә­сил Ха­җи­ев, ЧДПУ кол­лек­ти­вы, шә­һә­ре­без­нең мә­дә­ни­ят ида­рә­се баш­лы­гы Эль­ви­ра Ног­ма­но­ва кот­лап, аңа мил­лә­те­без го­рур­лы­гы бу­лып, озак ел­лар хал­кы­быз­га хез­мәт итү­ен те­лә­де.

Та­тар­стан ки­тап нәш­ри­я­тен­дә тиз­дән Зөһ­рә Сә­хә­би­е­ва­ның тор­мыш юлы һәм иҗа­ты­на ба­гыш­лан­ган ки­тап-аль­бом чы­га­чак. Мон­нан тыш, ире, җыр­чы яшь­ли ара­быз­дан кит­кән Та­тар­стан­ның ха­лык ар­тис­ты Хәй­дәр Бе­ги­чев­ка Тү­бән Нов­го­род өл­кә­сен­дә һәй­кәл кую мә­шә­кать­лә­ре ар­тын­нан да йө­ри. Из­ге эш­лә­рен­дә Ал­ла­һы яр­дә­мен­нән таш­ла­ма­сын аны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев