9 майда кичке сәгать 8 тулгач Чаллы - Водозабор - Боерган арасында юл-транспорт һәлакәте теркәлде.
Боерганнан Чаллыга таба "Лада Гранта" автомобилендә хәрәкәт итүче 40 яшьлек ир-ат рөхсәт ителмәгән урында каршы юнәлештәге полосага чыга һәм "Киа Соул" машинасы белән бәрелешә.
Нәтиҗәдә "Лада Гранта" машинасын йөртүче күпләгән имгәнүләр ала. Ашыгыч ярдәм аны БСМПга алып китә.
Нет комментариев