Кытайдан килеп, Чаллыда авариягә эләккәннәр - ВИДЕО
Яңалыклар тасмасы

Кытайдан килеп, Чаллыда авариягә эләккәннәр - ВИДЕО

Чаллының Беляев урамы белән Мәскәү проспекты киселешендә ике машина катнашында юл-транспорт һәлакәте булды.

- ВАЗ 2107 модельле машина белән Форд Фокус автомобиле бәрелешкән. "Семерка"да Кытайдан килгән ир-егетләр булган. Алар төрле тән җәрәхәтләре алганнар, тиз арада хастаханәгә озатылдылар, - дип белдерә ЮХИДИ хезмәткәрләре. 

- Лада автомобилендәгеләр куркынычсызлык каешын эләктермәгән булганнар, җитмәсә телефоннан да сөйләшеп барганнар. Мин әлегә ул телефонны табып алдым, машина эченә куйдым, әнә, - дип сөйләде безгә һәлакәт урынына килеп җиткән Форд Фокус машинасы йөртүчесенең туганы. 

Авариянең бар нечкәлекләре дә тикшереләчәк. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев