Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Юллар ике тәүлек эчендә кардан чистартылырга тиеш

Бәйрәм көннәрендә шәһәрнең торак-коммуналь хуҗалык оешмалары гадәти режимда эшләде.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев алар алдына юлларны ике тәүлек эчендә кардан чистарту бурычы куйды. Ул кар күп явуын истә тотып, «Автомобиль юллары» МУПы һәм идарә итү компанияләренә  өстәмә техника һәм эшчеләрне алдан әзерләп куярга кирәклеген әйтте. «Әлегә кадәр юллар, ишегаллары тиешенчә чистартылды. Кардан вакытында чистартуны район башлыклары контрольдә тотарга тиеш. Явым-төшемнең туктаганын көтеп тормыйча, көндез генә түгел, кич һәм төнлә белән дә юлларны, урамнарны чистартырга кирәк», – диде мэр. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы