Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Юллар төзү дәвам итәчәк

Усманов урамының Халыклар Дуслыгы проспектыннан Хәсән Туфан проспектына кадәр өлешендә капиталь ремонт тәмамланды. Юлны ачу тантанасында шәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашты.

Участокның озынлыгы – 1483 метр. Капиталь ремонт 99,7 миллион сумга төшкән. Акча «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проекты һәм «Юл-урам челтәрләрен ремонтлау» республика программасы буенча бүленеп бирелгән. Урам хәзер заманча стандартларга туры килә. Биредә 205 юл билгесе яңартылды, 57 яктырту баганасы, 102 фонарь куелды. Машиналар кую өчен өстәмә 300дән артык урын да бар. 
Ремонт планлаштырылган вакыттан бер айга иртәрәк тәмамланды. Тантана барышында мэр эшчеләргә Мактау грамоталары тапшырды. 
«Соңгы җиде елда Чаллыда йөз километр юл төзекләндерелде, бу эшкә федераль һәм республика бюджетларыннан 12 миллиард сум акча тотылды. Юл төзелешенә мондый акчаларны безнең шәһәр төзелә башлаган вакыттан бирле алганыбыз юк. Алда әле эшләр күп – җимерек юллар җитәрлек. Чиратта – «Усманка»ның Академик Королев урамыннан Халыклар Дуслыгы проспектына кадәрге өлеше», – диде Наил Мәһдиев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл ремонт