Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Үз кызын көчләгән

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе тарафыннан тупланган дәлилләр суд тарафыннан җитәрлек дип табылды. Шулай итеп, 38 яшьлек ир-атка хөкем карары чыгарылды.

Ул Россия Җинаять кодексының берничә маддәсе буенча гаепле дип табылды.

Тикшерү органнары һәм суд тарафыннан ачыкланганча, 2013 елның декабреннән 2014 елның октябрь аена кадәр Татарстанның бер районында яшәүче әлеге ир-ат үз өендә 2002 елгы кызына карата системалы рәвештә җенси характердагы көчләү гамәлләре кыла. Ә 2014 елның февраль һәм октябрь айларында ике тапкыр кыйный.

Соңрак кыз әлеге хәлләр турында социаль хезмәткәрләргә хәбәр итә.

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев