Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Зәйдә узган көрәш турнирында кем абсолют батыр калды?

Зәйдә 26-27 октябрьдә Ринат Фәрдиев истәлегенә уздырылучы Бөтенроссия көрәш турниры үтте.

6нчы ел рәттән уздырылучы әлеге ярышларда 2006-2007, 2008-2009, 2010-2011 елгы яшүсмерләр һәм ир-атлар бил алышты. Барысы бергә турнирда Россиянең 23 регионыннан җыелган 220дән артык спортчы катнашты.

Зәй командасы өчен көрәшүче, Чаллының «Витязь» спорт комплексында шөгыльләнүче Радик Сәлахов (тренеры – Чаллыдан Илбур Хәйбуллин) финалда Казан спортчысы Марат Миначев белән көрәшеп, көндәшен җиңүгә иреште һәм абсолют җиңүче исеменә лаек булды.

2008-2009 елгы яшүсмерләр арасында, 45 кг лы үлчәү категориясендә, Чаллы егете Нурсәит Харисов беренче урында калды, 50 кг лы үлчәү категориясендә Салават Мәхмүтовка 3не урын бирелде.

Шулай ук 2008-2009 елгы малайлар арасында (60 кг лы үлчәү категориясендә) беренче урынны Чаллы көрәшчесе Азат Шәвәлиев, ә 3нче урынны Рүзәл Исламов алды. 80 кг лы үлчәү категориясендә икенчедә – Илдус Мәрдәнов калды.  
2006-2007 елгы яшүсмерләр арасында, 60 кг лы үлчәү категориясендә, 3нче урында – Дамир Таһиров. 

Елдагыча, иң кызыклы көрәш келәмгә олылар командасы – ир-атлар чыккач башланды. Биредә беренчелек өчен дистәләгән спортчы бил алышты. Нәтиҗәдә, 65 кг лы үлчәү категориясендә 3нче урында Чаллы командасыннан Роман Зырянов калды.

Ярышның гомуми нәтиҗәләре буенча командалар арасында беренче урынны әлмәтлеләр яулады. Икенчедә – Казанның «Зилант» спортклубы. Өченчедә – Лаеш районы командасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев