Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Зәйнәб Фәрхетдинова моңарчы булмаган фестиваль уздыра

Юбилярдан - үзенчәлекле бүләк.

Зәйнәб Фәрхетдинова моңарчы булмаган фестиваль уздыра
Бүген, халкыбызның моңлы җырчысы, Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдиновага 55 яшь тула. 
Шул уңайдан ул үзенең якташларына, кадерле тамашачыларына үзенчәлекле бүләк әзерләде. Бүген Азнакайның Ишкәев ял паркында тарихи вакыйга –  «Зәйнәб Fest» беренче «Авыл көе» фестивале була. Күңелле бәйрәм 16. 30 сәгатьтә башлана. 
«Авыл көйләре – халыкның туй мәҗлесләрендә, хәрби хезмәткә озату, сабан туена сөлге җыю, аулак өй, яшьләрнең кичке уеннарында киң кулланылган.  «Зәйнәб Fest»  «Авыл көе» фестивалендә халык җырлары hәм такмак-көйләре төп урынны алып торачак. Халкыбызда бу төрдәге җырларны тальян, баян, скрипка, кебек уен кораллары белән башкару хәзер дә актуаль. «Авыл көе»  шушы уен кораллары белән беррәттән, көйләрне заманча ритмнар белән дә баетып, халыкчан hәм профессиональ осталыкка ия җырчылар башкаруында халыкка тәкдим итәчәк», – ди яраткан җырчыбыз.
Фестивальнең үзенчәлеге –  элек-электән татар халкы иҗат иткән көйләрне барлап, асылдагы яңгырашын саклап шул килеш  кабат яңгырату.
Әлеге үзенчәлекле чарада Татарстанның халык артистлары –  Зәйнәб Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Фән Вәлиәхмәтов, Татарстанның атказанган артистлары – Марат Галимов, Равил Галиев, Сиринә Зәйнетдинова, талантлы сәхнә йолдызлары - Алия Карачурина, Гөлсирин Абдуллина, Базарбай Бикчәнтәев, Алинә һәм Азат Кәримовлар, Рәсим Фасыйхов һәм Алмаз Хәсәнов. 
Халык яраткан җырчылар җырларын «Казан нуры» оркестрына, баянчылар - Татарстанның атказанган артистлары Айнур Моратов, Риф Кәраметдинов, шулай ук Наил Сәгъдиев һәм Булат Шәриповка кушылып башкарачаклар. 
Бәйрәмне күңелле итеп Булат Бәйрәмов һәм Ләйсән Гыймаева алып барачак.
Моңлы, яраткан җырчыбызның юбилее белән котлыйбыз. Аңа сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәрәкәтле иҗади гомер телибез.

Фотолар шәхси архивтан алынды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабан туе артистлар концерт тамаша шоу Зәйнәб Фәрхетдинова