Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Законсыз чүплекләр юк ителгән

Чаллыда 50 законсыз чүплек ачыкланды һәм юк ителде. 

Чаллыда санитар-экологик икеайлык кысаларында 29 өмә үткәрелде. Шәһәрне чистарту, матурлау эшендә 69 982 кеше, 3 681 оешма, шул исәптән шәһәрнең сәнәгать оешмалары, мәктәпкәчә, мәдәни учреждениеләр, гади халык, ТИҮ рәисләре, оешмалар, предприятиеләр, идарә итү компанияләре,  бакчачылык ширкәтләре, гараж кооперативлары һ.б. катнашты, 855 техника җәлеп ителде.

Өмәләрдә катнашучылар территорияләрне чүп-чардан арындырдылар, агач кәүсәләрен агарттылар, агач һәм куакларны санитар кистеләр, күпьеллык үләннәр утырттылар ... Барлыгы 66 043,9 кубометр көнкүреш калдыгы чыгарылган, 50 законсыз чүплек ачыкланган һәм юк ителде. 

«Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында Хәсән Туфан проспектында 200 нарат үсентесе утыртылды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев