Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Үзебезнең Резидә

Сара Садыйкова исемендәге концерт залында якташыбыз, Татарстанның атказанган артисты Резидә Шәрәфиеваның юбилей концертын карадык. Күңелләр моң катыш, соклану белән тулды. Җырчы Резидә Шәрәфиеваны шәһәрдәшләребез күптәннән беләләр. Чаллыда канат ныгытып, зур сәхнәгә күтәрелгән җырчыларның берсе ул. Шуңадыр, Чаллы тамашачысы аны үтә дә ярата, үз итә. Яратмаса, әнә шулай зал тулып утырырлар...

Сара Садыйкова исемендәге концерт залында якташыбыз, Татарстанның атказанган артисты Резидә Шәрәфиеваның юбилей концертын карадык. Күңелләр моң катыш, соклану белән тулды. Җырчы Резидә Шәрәфиеваны шәһәрдәшләребез күптәннән беләләр. Чаллыда канат ныгытып, зур сәхнәгә күтәрелгән җырчыларның берсе ул. Шуңадыр, Чаллы тамашачысы аны үтә дә ярата, үз итә. Яратмаса, әнә шулай зал тулып утырырлар идемени.

Минзәлә районы Наратлы Кичү авылы кызы Чаллыда рәссам-бизәүче булып эшләгәндә беренче тапкыр сәхнәгә чыга. Эш урынына янәшә бүлмәдә җырчылар репетициясен тыңлый-тыңлый эшләгән рәссамның моң тулы күңеле җилкенеп куя. "Җырчыларның җитәкчесе Рәсим абый Исламовтан репетицияләрне карап торырга рөхсәт сорадым. Сәхнәгә чыгуга беренче этәргеч ясаучы да ул булды. Рәхмәт сезгә, Рәсим абый", - дип искә алды Резидә ул вакытларны. Остазы да хөрмәт белән, җырчыга чәчәк бәйләме бүләк итте.

Нәзакәтле, зәвыклы җырчы Резидә. Репертуарында бер генә затсыз, "арзанлы" җыр да юк аның. Башкарган җырының сүзләренә игътибар да итми, мәгънәсез сүзләр тезмәсен моңның әсәре дә булмаган көйгә "сыздыручылар" фонында Резидә җырларының кыйммәте тагы да югары. Әнә бит юбилей концерты репертуарына да үзенең гомер бәйрәменә кагылышлы тормыш, яшәү мәгънәсе, бәхет турындагы җырларны гына сайлаган: "Гомер юлы", "Тәгәри лә китте йомгагым" кебек фәлсәфи-лирик җырларны туган җиргә, газиз әнкәйләргә булган ярату наз тулылары алмаштыра. Күңелнең иң нечкә кылларына кагылып сискәндерүче үзенчәлекле моңлы тавышы, җырчының сәхнәдә үз-үзен матур һәм табигый тотуы тамашачыны әсир итә. Агыйдел камышларыдай зифа буй-сынына сылап-сыйпап тегелгән зәвыклы, үтә дә килешле күлмәкләре әнә шул гармонияне тагы да көчәйтә, җырчыга нәзакәтлелек өсти.

Резидәнең Чаллыдан Казанга китүенә дә 15 ел үткән икән инде. Башкалада үзенең лаеклы урынын табып, халык мәхәббәтен яулап, атказанган җырчы булды ул.

Тиздән яраткан җырчыбызга "Татарстанның халык артисты" исеме биреләчәк икән. Бу хәбәрне аның иҗатташ дусты Равил Галиев әйтте. Равил Резидәнең туган көненә улы Сәйдәш һәм кызы Әминә белән килгән. "Кеше - чәчкә, ә мин әби пешергән чәкчәкне бүләк итәм", дип шаяртып, юбилярга милли сыебызны тапшырды. Үзе генә дә, Резидә белән бергәләп тә җырлады. Улы белән кызы да җыр-биюгә оста икән Равилнең - сокланып, күзләр генә тимәсен, дип утырдык.

Резидә Шәрәфиеваның Зөләйха исемле кызы барлыгын белсәк тә, моңарчы үзен күргән юк иде әле. Концертта әниле-кызлы әнкәйләр турында җыр башкардылар алар. Җырдан соң сәхнәгә Резидәнең әнисе күтәрелде.

Юбилей концертына чаллылылар гына түгел, Минзәлә, Актаныштан да артистның җырларына мөкиббән милләттәшләр килгән. Актанышлылар чәкчәк бүләк итсә, якташы Айзирә Әхмәтханова музыкаль күчтәнәч белән килгән - әтисе Рөстәм Әхмәтханов иҗат иткән җырларны башкарды.

Резидәнең дә, Равилнең дә "Болгар" җыр һәм бию ансамбленең халык уен кораллары оркестрына кушылып җырлаулары, юбилярның җырлый-җырлый биюче партнеры белән гаҗәеп тә матур итеп бал биюе башкаруы концертның үтә дә матур, хисләндергеч мизгелләре булды.

Бәйрәм концертын нәфис сүз остасы Зилә Шакирҗанова алып барды.

Өч сәгатьтән артык гомер сизелми дә үтеп китте - нәкъ менә Резидә җырындагыча, дуслар җыелган җирдә вакыт туктап торды.

Илгизә ЛОТФУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев