Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Үзегезгә үпкәләгез» , – диде мэр

Чаллыда коронавирус инфекциясенә бәйле вәзгыять бик катлаулы. Дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәрнең баш санитар табибы Илгизәр Бариев әйтүенчә, бүгенге көндә коронавирус инфекциясенең 3758 очрагы теркәлгән.

Бу республика күрсәткечләреннән 0,4 процентка гына ким. Беренче компонент вакцинаны – 128752, икенчесен 111674 шәһәрдәшебез алган. Коллектив иммунитет булдыру өчен 328 мең кешегә прививка ясатырга кирәк, әлегә ул 32,3 процентка гына үтәлгән.  
– Бу юнәлештә бик начар эш алып барыла. Мине сезнең тынычлыгыгыз борчый. Сез – төп федераль күзәтчелек органы, – диде мэр Наил Мәһдиев, Илгизәр Бариевка мөрәҗәгать итеп. – Роспотребнадзор вәкаләтләре закон белән билгеләнгән. Сез аларны начар кулланасыз. Бигрәк тә коронавирус инфекциясенә каршы чараларны үтәмәүче коллективлар буенча. Андыйларга карата җитди санкцияләр күрелергә тиеш.
Шәһәр башлыгы массакүләм мәгълүмат чаралары аша «кызыл зона»дагы авыруларны һәм вирус белән көрәшүче табибларны да ешрак күрсәтергә кушты.
– Статистика буенча хастаханәдә ятучыларның күпчелеге вакцина ясатмаган кешеләр. Мәгълүм булганча, хәзер яшьләр дә күп чирли. Узган ел белән чагыштырганда, вәзгыять күпкә катлаулырак. Күбрәк күрсәтергә, сөйләргә, инандырырга кирәк. Сер түгел, үлүчеләр дә байтак. Вакцина ясатмаган кешеләр үзләренә үпкәләсеннәр. Һәр кеше үзе хәл итә, – диде Наил Мәһдиев.
Илгизәр Бариев мэрның кисәтүен хуплады.  
– Коронавируска каршы көрәшнең бары тик ике юлы бар: халык арасында аңлату эшләре алып бару һәм административ йогынты чаралары, – диде ул. – Без авыру очраклары теркәлгән барлык предприятиеләргә анализ ясыйбыз. Карар нигезендә аларның коллективларында вакцинация үткәрү вакытлары билгеләнде. Тәмамлану белән оешмаларны тикшерәчәкбез. Хокук бозу очрагында вазыйфаи һәм юридик затлар җаваплылыкка тартылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус